К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
22.07.2026 08:04 · 👁 3.7K
РАССОЛЬНИК
1 кило кишерне эре угычтан уып, шуңа бер стакан көнбагыш мае салып табада 15 минут кыздырасың.
Ике кило кыярны шакмаклап турап, ике кило помидор һәм бер кило суганны иттарткычтан чыгарып бөтен массаны бергә кушасың. Шуңа алты чәй кашыгы тоз һәм шуның кадәр үк шикәр комы һәм ике стакан перловка өстисең. Шунысын истә тотыгыз: перловканы башта ике сәгатьләп суга салып торырга кирәк. Шушы массаны болгата-болгата бер сәгать пешергәннән соң биш аш кашыгы аш серкәсе кушып янә ун минут кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Аш өчен бик тәмле була.
©https://vk. com/wall-99651353_11239
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
20.07.2026 16:06 · 👁 3.4K
😋🍊🍏Алма белән әфлисун вареньесы
Бу төр вареньены кайнатуы бик җиңел. Аны ясау өчен алма, әфлисун һәм шикәр комы кирәк.
✅Ингредиентлар:
Алма – 1 кг,
әфлисун – 0,5 кг,
шикәр комы – 0,5 кг.
✅Әзерләү ысулы:
Алмаларның черек булмаганнарын, әйбәтләрен сайлыйбыз. Яхшы итеп юабыз. Һәрбер алманың тышын әрчеп, уртадагы төшләрен алабыз. Тышын әрчемичә калдырсаң да ярый, кемгә ничек ошый. Алманы турыйбыз. Әфлисунны шулай ук яхшылап юабыз, тышын әрчибез һәм турыйбыз. Тураганда астына берәр савыт куярга кирәк, алайса согы чыгып бетә. Ә вареньеда әфлисун согы күбрәк булса яхшырак. Аны турап бетергәч, алмага кушабыз һәм икесен бергә бутап алабыз. Киселгән алма белән әфлисунга шикәр комы кушабыз, тагын бер кат болгатабыз. Булачак варенье болгатмасын 2-3 сәгатькә калдырып торабыз, әзрәк соклары чыксын. Вакыт узганнан соң 10 минут әкрен утка куябыз һәм болгатып торабыз. 10 минут үткәч уттан савытны алып куябыз, 2 сәгать суытабыз һәм аннан соң тагын утка куеп 30-40 минут болгата-болгата пешерәбез.
Варенье әзер булгач, суытып, стерильләштерелгән банкаларга салып ябып куябыз.
©Татар халык ашлары
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
19.07.2026 12:32 · 👁 2.9K
Тиз һәм җайлы ясала торган лечо рецепты
✅3 кг помидорны һәм 1,5 кг борычны, артык калын итмичә, озынчалап турыйбыз. 2-3 тырнак сарымсакны сыттырабыз. Шулар өстенә 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 кара борыч салып, ярты сәгать пешерәбез һәм 100 гр уксус салып, стерильле банкаларга тутырабыз. Тиз дә, тәмле дә.
©https://vk. com/wall-108059954_2852
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
18.07.2026 05:55 · 👁 3.2K
ҖИҢЕЛЧӘ ТОЗЛАНГАН КЫЯР
2 кг кыярның очларын кисеп, 4 өлешкә бүләргә, пакетка салырга, 3-4 тырнак сарымсакны изеп, бер уч укропны турап салырга. 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае өстәп, пакет эчендә яхшылап болгатырга. Өй температурасында 1 сәгать тотарга, шул вакыт эчендә кыярларны берничә тапкыр селкетеп, болгатып алырга. Тагын 1 сәгатькә суыткычка куеп торырга.
Рәмзилә ХАҖИЕВА, Казан.
КЫЯР ТОЗЛАУ
3 литрлы банкага: укроп башы, 4-5 тырнак сарымсак, 2 лавр яфрагы, 4-5 түгәрәк борыч салырга, кыярны тыгызлап тутырырга.
Тозлык: 1,5 л су, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы.
Тозлыкны кыяр өстенә агызып, 15 минут тотарга, яңадан бушатып, кабат кайнатырга һәм кыяр өстенә агызырга. Шулай өч тапкыр кабатларга. Соңгысында 3 литрлы банкага 100 мл исәбеннән 9 %лы аш серкәсе салып, калай капкач белән каплап куярга.
Тәмле, кетердәп торган кыяр булачак.
Эльмира КАМАЛИЕВА, Казан.
©https://vk. com/wall-59550939_21811
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
12.07.2026 13:20 · 👁 3.9K
БАЛЛЫ ПОМИДОР
3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.
©https://vk. com/wall-126625242_1164
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
22.04.2026 09:54 · 👁 14.1K
Кәбестә бәлеше
Камыр өчен:
1стакан кефир, 1стакан су, 100гр ак май, шикәр комы, тоз тәменчә, 2 чәй кашыгы чүпрә, он кирәгенчә. Камырыбызны ял иттерәбез.
Эчлек өчен:
Кәбестәне турыйбыз, суган, тоз, үсемлек мае, бераз су салып сүрән утта парландырып пешерәбез. Пешкәч эчлегебезне бераз суытабыз.Җәймә җәябез табага куеп эчлекне ягабыз, өстенә пешкән 2 йомырка кырып сибәбез. Бәлешнең өстен каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз.
Мин үземчә бизәлеш керттем. 35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз.
Тәмле булсын!
©Минзилэ Галимова
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
16.04.2026 09:52 · 👁 10.2K
ЭРЕМЧЕК ПИРОГЫ
Кирәк ингредиентлар:
Камыр өчен:
- 1 стакан сөт;
- 100 г сыер мае;
- 1 аш кашыгы коры чүпрә;
- 1 аш кашыгы шикәр комы;
- 1 чеметем тоз;
- 1 йомырка;
- 2 стакан он.
Эчлек өчен:
- 280-300 г эремчек;
- 1 стакан каймак;
- 3 йомырка;
- 5-6 кашык шикәр комы;
- ванилин;
- майлау өчен тугланган йомырка.
Җылы сөттә чүпрә, шикәр комы, тозны эретәбез.
Эретелгән май, йомырка һәм он кушабыз.
Камыр басабыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Эчлеккә диелгән бөтен ингредиентларны кушабыз һәм болгатабыз.
Әзер камырны ике тигез өлешкә бүләбез. Берсен алып куябыз.
Икенче өлеш камырны җәябез, майлы табага куябыз, өстенә эчлек салабыз.
Кырыйларын матурлыйбыз, пирог кырыендагы камырны тугланган йомырка белән майлыйбыз.
220 градуслы җылынган мичтә 35-40 минут пешерәбез.
©https://vk. com/wall-99651353_12878
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
10.04.2026 11:24 · 👁 8.3K
Кабак белән җимеш бәлеше
Камырына алдым:
📌1 ст җылы су
📌0, 5 ст сыек май
📌1 йомырка
📌2 аш кашыгы шикәр комы
📌0, 5 ч калагы тоз
📌әз генә чүпрәдә куштым
📌он
Йомшак итеп кенә камыр бастым,бер 15 минут ял иттердем камырны өстен каплап, эченә салдым: аска корт, кабак, пешереп бүреттерелгән дөге, 5 аш кашыгы шикәр комы өеп, 10 аш калагы сары май, җимешләр йөзем һәм сары җимеш.
Сез дә пешереп карагыз дусларым! Бик тәмле була.
©Гульнур Мустафина
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
08.04.2026 07:21 · 👁 9.2K
😍🌹Роза куакларын сода «яшәртә»
5 литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы, ярты чәй кашыгы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы магний сульфаты һәм 1 чәй кашыгы уылган кер сабыны салып болгатабыз.
Килеп чыккан катнашманы иртән һәм кичен роза куакларына бөркибез. Болай эшләгәндә, яңа үрентеләр пәйда булачак һәм розалар, яшәреп, җәй әйләнәсе шау чәчәктә утырачак.
©1001киңәш
К
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
07.04.2026 08:27 · 👁 10K
Корт ясау ЫСУЛЫ
✅Калын төпле савыт алырга кирәк. Сөт төпкә утырмасын, көймәсен өчен, савытны үсемлек мае салып кыздырып алам. Бераз суынгач, шуңа 3–4 л сөт салам, ул кайнап чыгар алдыннан 5–6 кг эремчек кушам.
✅Болгата-болгата, кызгылт төскә кергәнче кайнатырга кирәк. Аннан 200–250 г атланмай, 0,5 л йорт каймагы өстим. Булса, катык та салырга мөмкин. Азактан тәменчә шикәр комы салам. Шикәр комын суы беткәндә генә салырга кирәк, чөнки иртә салганда, корт катып китә. Корт әзер булганчы, шулай 4–5 сәгать кайный.
©Гөлнара Галимуллина