МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА (@milechka_tatarF) — Telegram-канал | Telegram Dialogs
Telegram Dialogs — логотип
Все каналы
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

@milechka_tatarF

18.2K подписчиков еда и кулинария 💬 Комментарии открыты

🥞Тәмле рецептлар, тормыш - көнкүреш. Номер заявления: 6986652595 По рекламе: @Ansafovna @Aliyaz89 Сотрудничество: @milechka_16

Последние публикации

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
26.08.2026 16:01 · 👁 308
ТВОРОЖНЫЙ ШАРИКЛАР ✅200 гр творог ✅2 йомырка ✅100 гр шикәр комы ✅Ярты чәй калагы сода ✅150-200 гр он Йомырка + шикәр комын кушып, яхшылап болгатасыз. Творог өстәп, чәнечке белән изәсез. Он, сода салып, камыр ясыйсыз. Камырдан шариклар ясап, кызган майда кыздырып аласыз. Тәмле була🤗 Творожный шарик пешергәнегез бармы?)
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
18.08.2026 08:27 · 👁 886
Уку йортларына керү бәяләрен күрдегезме, дуслар?😳 Мин үзем биология фәненнән экзамен биргән идем. Химия тагын да катлаулырак😅 Озакламый уку елы җитә, әлеге ике фәннән әзерләнер өчен Мария Дудкинаның каналына кушылып куярга киңәш итәм⬇️⬇️⬇️ 🇷🇺 Согласно статистике: все родители школьников, чьи дети сдают ЕГЭ или ОГЭ по химии и биологии, делятся на две категории: ❌ Первые — до сих пор верят, что «это слишком сложно и вообще главное - это зубрёжка», а потом переживают стресс каждый раз, открывая дневник, и надеются на чудо. ✅ Вторые подписаны на канал Марии Дудкиной и точно знают что их дети: - Решают цепочки реакций и генетические задачи, которые раньше вызывали панику, - и делают это уверенно. - Видят химию и биологию не как набор формул и терминов, а как логичную и взаимосвязанную систему. - Перестают бояться ЕГЭ/0ГЭ, потому что знают: к экзамену у них будет чёткий план, опорные конспекты и реальное понимание процессов. Именно сейчас, в сентябре, начинается самый важный период - время структурировать знания, закрыть пробелы и отработать алгоритмы решений. Главное - не терять ни дня. Подпишитесь 👉 https://t.me/+VGPQPk-RMsE2MzZi
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
18.08.2026 06:41 · 👁 770
Коймакның ингредиентлары: ✅Ярты литр җылымса сөт ✅5 гр коры чүпрә ✅1 йомырка ✅1 чәй калагы тоз, өеп түгел ✅1 аш калагы шикәр комы ✅2 аш калагы сыек май ✅2 стакан 250 гр лы он Тәмле булсын😇
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
18.08.2026 06:40 · 👁 717
Хәерле иртә, дуслар!🌧️ Иртән таба исе чыгарып алдым әле☀️ Уңышлы көн😇
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
11.08.2026 15:39 · 👁 1.2K
Макста яңа канал: ЙОЛДЫЗЛАР САНДЫГЫ🔥 Кушылып куегыз әле, дуслар🤗😇⬇️ https://max.ru/join/I5W54U2GrGp6_mP8KSVa1_swu6p3lUbengZkMlC0Loo
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
11.08.2026 15:37 · 👁 1.1K
ТОМАТНЫЙ СОК 10 кг помидорны иттарткыч аркылы чыгардык. Сито аркылы согын сыктык. 10 кг помидордан 6 литр сок чыкты. Ничә литр чыгуы помидорның төренннән дә тора. Сокны кайнатырга куйдык, күбеген җыеп алдык. 6 литрга 6 зур калак шикәр комы, 6 кечкенә калак тоз салдык. Сез үзегезчә сала аласыз, тәмен кабып карый - карый өстәгез. 10 минут акрын утта кайнаттык. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куйдык. Кайбер кеше шикәр комы, тоз салып тормый. Без гадәттә салабыз. Сез ничек ясыйсыз?
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
10.08.2026 18:43 · 👁 890
Дуслар, Сушитопта «Миляуша» промокоды буенча 24 нче августка хәтле 10% ташлама🤗 Яңа приложениеларын скачать итеп куегыз: https://xn--h1amdfge9a.xn--p1ai/app
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
10.08.2026 13:54 · 👁 1K
Кичә апалар кунакка килгән иделәр☺️ Балаларга пицца, роллы заказать иттек😇 Ильярчик абыйлары белән уйный👍
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
10.08.2026 10:02 · 👁 873
КҮРӘГӘ БЕЛӘН АЛМАДАН ПИРОГКА ЭЧЛЕК 1 кг алма 500 гр күрәгә 400-500 гр шикәр Алманың кабыгын әрчеп әз генә су салып (50 гр тирәсе) әкрен генә кайнатасыз. Алма йомшаргач ситодан чыгарасыз. Күрәгәне парландырып иттарткычтан чыгарасыз. Алма белән икесен кушып кайнатырга куясыз. Шикәр комының яртысын башта салып кайнатасыз. Кайнап чыгып "болтых-болтых" килә башлагач, калган шикәр комын салып бетерәсез. Варенье итеп куллансанызда була) Ясаганыгыз бармы болай?
МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА
10.08.2026 10:02 · 👁 915
СЛИВАДАН КАЙНАТМА 🍓Сливадан кайнатма ясау өчен 1 кило җимешкә 1100 грамм шикәр комы алырга. 🍓Сливаның төшләрен алырга һәм өстенә шикәр комының яртысын салып, төнгә калдырырга. Иртән шуны утка куеп, кайнап чыккач 5 минут пешерергә һәм суытырга куярга. Яңадан шулай ике тапкыр эшләргә. 🍓Өченче тапкыр кайнатканда шикәр комының калган яртысын салырга. Кайнап чыга башлагач, уттан алырга. 🍓Бераз болгаткач, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. 🍓Слива йомшак булса, ике тапкыр кайнату да җитә.
Чат поддержки
Ответим здесь же, обычно быстро
Здравствуйте! Напишите ваш вопрос — оператор ответит в этом чате.