Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
30.06.2026 16:41 · 👁 264
И, Раббыбыз! Безнең гөнаһла- рыбызны һәм эшебездәге [чиктән чыгу һәм] исрафыбызны ярлыка, [сугыш кырында] аяк табаннарыбызны ныгыт һәм кяферләр кавеменә каршы [торырга] безгә ярдәм ит!»
Әлү Гыймран сүрәсе, 147
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
27.06.2026 10:14 · 👁 570
Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте:
«Кем үзенең ризыгы киңәйтелүен һәм гомере озайтылуын тели, туганлык бәйләнешләрен сакласын (туганнар белән араны өзмәсен)»
ПРОРОК ﷺ СКАЗАЛ:
«Кто хочет, чтобы его удел был увеличен и чтобы продлилась его жизнь, пусть поддерживает родственные связи»
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
26.06.2026 14:27 · 👁 535
ҖОМГА ВӘГАЗЕ
Үзегез тыңлагыз🔈
Якыннарыгызга җибәрергә онытмагыз🤲😊
🕌Әниләр мәчете.
Языл:✅ max.ru/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
25.06.2026 12:47 · 👁 641
قال رسول الله ﷺ: «أحب الكلام إلى الله أربع: سبحان الله، والحمد لله، ولا إله إلا الله، والله أكبر.
Пәйгамбәр ﷺ әйтте: «Аллаһ хозурында иң яраткан сүзләр дүртәү:
1️⃣Сөбханаллаһ (Аллаһы пак), 2️⃣Әлхәмдүлилләһ (Аллаһка мактау),
3️⃣Лә иләһә иләллаһ (Аллаһтан башка илаһ юк) һәм
4️⃣Аллаһу әкбәр (Аллаһ Бөек)».
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
24.06.2026 08:19 · 👁 650
Гашура уразасы турында пәйгамбәребез ﷺ болай дигән:
«Гашура көнендә ураза тотсагыз, узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
23.06.2026 07:02 · 👁 687
Аллаһы Тәгалә иң яраткан дога:
لا حول ولا قوة الا بالله
✅«Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ».
✅Мәгънәсе: «Бөтен көч-куәт фәкать Аллаһы Тәгаләдә».
✅Пәйгамбәребез ﷺ: “Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрнең дәвамлы булуын теләп күп итеп «Ләә-хәүлә үә ләә ҡууәтә иллә-билләһ» догасын укыгыз», -дип әйтә.
✅Икенче бер хәдистә: «Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләһ» дигән сүзне күп әйтегез, чөнки бу сүз оҗмах хәзинәләреннән бер хәзинәдер”.
✅Әт Тәбәранидән килгән хәдистә «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ» догасын Пәйгамбәребез ﷺ Җәннәт капкасы дип атый. Миграҗ кичәсендә очрашканда Ибраһим галәйһиссәлам әйтә: “Әй Мөхәммәт, өммәтеңә әйт, үзләренә бу дөньяда ук җәннәт бүләкләре чәчсеннәр”, -ди. Пәйгамбәребез ﷺ сорый: “Нинди үсентеләр алар?”. Ибраһим пәйгамбәр аңа «Ләә-хәүлә үә ләә кууәтә иллә-билләһ»,- дип җавап бирә.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
22.06.2026 06:10 · 👁 637
Хәдис ✍️
«Беркайчан да бернинди изге гамәл кылмаган кеше гаиләсенә әйтте: “Мин үлгәч, тәнемне яндырыгыз, аннары көлемне яртысын коры җиргә, яртысын диңгезгә сибегез. Аллаһ белән ант итәм, әгәр Аллаһ тәнемне җыя алса, Ул мине дөньяда беркем татымаган җәза белән җәзалар”. Ул үлгәч, алар шулай эшләделәр. Шунда Аллаһ коры җиргә һәм диңгезгә аның көлен җыярга әмер бирде. Һәм ул Аллаһ каршына басты. Аллаһ сорады: “Сине бу эшкә нәрсә этәрде?” Ул җавап бирде: “Синнән куркуым, и Раббым”
Һәм Аллаһ аны гафу итте»
Хәдиснең мәгънәсе һәм аңлатмасы:
🔹Аллаһның рәхмәте киң: ихлас тәүбә һәм Раббыбыз каршында курку гөнаһларның кичерелүенә илтә
🔹Гафу итү сәбәбе: Кеше бу эшне тәкәбберлек яки кирелек сәбәпле түгел, ә үз хаталарын аңлап һәм кыямәт көненнән куркып эшләде
🔹Аллаһның көдрәте чиксез: Кешене җирләү ысулы яки гәүдәнең хәле нинди булуына карамастан, Аллаһка кыямәт көнендә аны янәдән терелтү һич тә авыр түгел
🕌Әниләр мәчете.
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
20.06.2026 12:15 · 👁 709
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
19.06.2026 11:40 · 👁 735
ҖОМГА ВӘГАЗЕ
Үзегез тыңлагыз🔈
Якыннарыгызга җибәрергә онытмагыз🤲😊
🕌Әниләр мәчете.
Языл:✅ max.ru/mechet_eniler
Ә
Әниләр мәчете🕌Мечеть Энилэр
18.06.2026 13:47 · 👁 873
Җомга догасы🤲🏻
✅Аллаһүммә фи йәүмил-җүмгә, Аллаһүммә лә тәдәг ләнә әмрән илля йәссәртәһү, вә лә хөлмән илля хәккактәһү, вә лә әмнийәтән илля әсгәдтәһү бил-әйши фи вәкигый җәмәлиһә, вә лә догаән илля әсләҗтә күлүбәнә бикабулиһи.
✅Йә Аллаһ, җомга көнендә, безнең өчен бер эшне дә җиңеләйтмичә калдырма; бер хыялны да чынга ашырмыйча калдырма; бер теләкне дә, аның гүзәл чынлыгында яшәп, безне бәхетле итмичә калдырма; һәм бер доганы да, аны кабул итеп, йөрәкләребезне тынычландырмыйча калдырма.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
ТГ https://t.me/mechet_eniler