КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр (@kirakle_torkem) — Telegram-канал | Telegram Dialogs
Telegram Dialogs — логотип
Все каналы
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

@kirakle_torkem

29.4K подписчиков еда и кулинария 💬 Комментарии открыты

🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар 📌файдалы киңәшләр Реклама (сотрудничество) - @elvira_admin

Последние публикации

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
04.10.2026 08:31 · 👁 820
Кабак белән күрәгәдән повидло 👇 макста https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
01.10.2026 09:02 · 👁 1.3K
📌 Иммунитетны ныгыта торган катнашма ясау ЫСУЛЫ Ашкайнатуны яхшырта, организмны шлаклардан чистарта. Кирәк булачак: 1 аш кашыгы бал, ярты чәй кашыгы угыч аша уылган имбир, бер банан, 1 стакан йогырт. Барысын да блендерга салып, күпертәбез. Тәмле, шул ук вакытта бик файдалы эчемлек! ©Римма Хафизова
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
29.09.2026 12:59 · 👁 1.6K
Бик тәмле бәлеш рецепты ✅Камыр өчен 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май, ярты аш кашыгыннан азрак тоз, 2–3 аш кашыгы шикәр комы, 9 гр камыр көпшәкләндергеч һәм он кирәк. Эчлек өчен үзегез яраткан ит (үрдәк, каз, сыер итеме – мөһим түгел), 3 баш суган, итенә карап бәрәңге һәм тәменчә тоз белән борыч кирәк. Бәрәңге белән итне зур итмичә турарга кирәк. Камырны ике өлешкә бүлеп җәеп, бәлеш ясап бетергәч, мичтә 1,5-2 сәгать чамасы пешерергә. ©Гөлшат Имамиева
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
28.09.2026 12:24 · 👁 1.6K
Гомернең дә көзе була… 🍂 Гомер көзенә бергә атлау — зур бәхет. Еллар узган саен чәчләргә ак төшә, йөзгә җыерчыклар өстәлә, әмма күңелдәге бер-береңә булган җылылык кими түгел, киресенчә, тагын да кадерлерәк була башлый. Күп еллар бергә яшәгән кешеләр бер-берсенең хәлен сүзсез дә аңлый. Шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичереп, тормышның матурын да, сынауларын да кулга-кул тотынып узалар. Гомер көзендә иң зур байлык — мал-мөлкәт түгел, ә янәшәңдә сине аңлаган, хөрмәт иткән, һәрвакыт таяныч булган якын кешең булуы ❤️ Аллаһы Тәгалә һәр гаиләгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, үзара хөрмәт һәм мәхәббәт насыйп итсен. Бергә картаерга язсын 🤲 матур картлыкта балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, бәхетле көннәрдә яшәргә язсын, Раббым, барчабызга да! 🤲 ©Кирәкле Төркем
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
31.08.2026 08:38 · 👁 2.9K
Дуслар кемнәр әле безнең макс каналга язылырга өлгермәде, рәхим итегез! Без хәзер шунда👇👇👇 https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE .
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
22.07.2026 08:04 · 👁 6.3K
РАССОЛЬНИК 1 кило кишерне эре угычтан уып, шуңа бер стакан көнбагыш мае салып табада 15 минут кыздырасың. Ике кило кыярны шакмаклап турап, ике кило помидор һәм бер кило суганны иттарткычтан чыгарып бөтен массаны бергә кушасың. Шуңа алты чәй кашыгы тоз һәм шуның кадәр үк шикәр комы һәм ике стакан перловка өстисең. Шунысын истә тотыгыз: перловканы башта ике сәгатьләп суга салып торырга кирәк. Шушы массаны болгата-болгата бер сәгать пешергәннән соң биш аш кашыгы аш серкәсе кушып янә ун минут кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Аш өчен бик тәмле була. ©https://vk. com/wall-99651353_11239
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
20.07.2026 16:06 · 👁 5.1K
😋🍊🍏Алма белән әфлисун вареньесы Бу төр вареньены кайнатуы бик җиңел. Аны ясау өчен алма, әфлисун һәм шикәр комы кирәк. ✅Ингредиентлар: Алма – 1 кг, әфлисун – 0,5 кг, шикәр комы – 0,5 кг. ✅Әзерләү ысулы: Алмаларның черек булмаганнарын, әйбәтләрен сайлыйбыз. Яхшы итеп юабыз. Һәрбер алманың тышын әрчеп, уртадагы төшләрен алабыз. Тышын әрчемичә калдырсаң да ярый, кемгә ничек ошый. Алманы турыйбыз. Әфлисунны шулай ук яхшылап юабыз, тышын әрчибез һәм турыйбыз. Тураганда астына берәр савыт куярга кирәк, алайса согы чыгып бетә. Ә вареньеда әфлисун согы күбрәк булса яхшырак. Аны турап бетергәч, алмага кушабыз һәм икесен бергә бутап алабыз. Киселгән алма белән әфлисунга шикәр комы кушабыз, тагын бер кат болгатабыз. Булачак варенье болгатмасын 2-3 сәгатькә калдырып торабыз, әзрәк соклары чыксын. Вакыт узганнан соң 10 минут әкрен утка куябыз һәм болгатып торабыз. 10 минут үткәч уттан савытны алып куябыз, 2 сәгать суытабыз һәм аннан соң тагын утка куеп 30-40 минут болгата-болгата пешерәбез. Варенье әзер булгач, суытып, стерильләштерелгән банкаларга салып ябып куябыз. ©Татар халык ашлары
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
19.07.2026 12:32 · 👁 3.8K
Тиз һәм җайлы ясала торган лечо рецепты ✅3 кг помидорны һәм 1,5 кг борычны, артык калын итмичә, озынчалап турыйбыз. 2-3 тырнак сарымсакны сыттырабыз. Шулар өстенә 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 кара борыч салып, ярты сәгать пешерәбез һәм 100 гр уксус салып, стерильле банкаларга тутырабыз. Тиз дә, тәмле дә. ©https://vk. com/wall-108059954_2852
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
18.07.2026 05:55 · 👁 4K
ҖИҢЕЛЧӘ ТОЗЛАНГАН КЫЯР 2 кг кыярның очларын кисеп, 4 өлешкә бүләргә, пакетка салырга, 3-4 тырнак сарымсакны изеп, бер уч укропны турап салырга. 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае өстәп, пакет эчендә яхшылап болгатырга. Өй температурасында 1 сәгать тотарга, шул вакыт эчендә кыярларны берничә тапкыр селкетеп, болгатып алырга. Тагын 1 сәгатькә суыткычка куеп торырга. Рәмзилә ХАҖИЕВА, Казан. КЫЯР ТОЗЛАУ 3 литрлы банкага: укроп башы, 4-5 тырнак сарымсак, 2 лавр яфрагы, 4-5 түгәрәк борыч салырга, кыярны тыгызлап тутырырга. Тозлык: 1,5 л су, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы. Тозлыкны кыяр өстенә агызып, 15 минут тотарга, яңадан бушатып, кабат кайнатырга һәм кыяр өстенә агызырга. Шулай өч тапкыр кабатларга. Соңгысында 3 литрлы банкага 100 мл исәбеннән 9 %лы аш серкәсе салып, калай капкач белән каплап куярга. Тәмле, кетердәп торган кыяр булачак. Эльмира КАМАЛИЕВА, Казан. ©https://vk. com/wall-59550939_21811
КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
12.07.2026 13:20 · 👁 4.8K
БАЛЛЫ ПОМИДОР 3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз. ©https://vk. com/wall-126625242_1164
Чат поддержки
Ответим здесь же, обычно быстро
Здравствуйте! Напишите ваш вопрос — оператор ответит в этом чате.