Д
Диня Закирова тут❤️💐
02.02.2026 12:28 · 👁 5.7K
Догалар кабул була торган кичә!
Дүшәмбе,2 февраль көнне, ахшам намазы белән мөбарәк булган Бәраәт кичәсе керә һәм шул рәвештән, сезне,мәчетебездә көтеп калабыз.
Бәраәт кичәсе бик фазыйләтле, нурлы кичә. Мөэмин-мөселманнар бу кичәне гамәл-гыйбадәттә, Коръән укып, догалар кылып каршы алалар, чөнки бу кичә - догалар кабул була торган, һәркемнең киләчәк елы
билгеләнә торган кичә.
Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән:
«Шәгъбан аеның унбишенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар кылучы булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булучы шифа сораса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?», – дип әйтер ди.
Шулай ук бу кичәдә мөмкинлек булганча 3 Йәсин-шәриф укырга һәм дә һәрбер Йәсин сүрәсен укыганнан соң дога кылырга киңәш ителә.
Беренче догада озын гөмер, ике дөнья бәхете, гамәл-гыйбадәттә булуны Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз.
Икенче догада бәла-каза, хәвеф-хәтәр, кайгы-хәсрәтләр күрсәтмә дип Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез.
Өченче догада кешеләр кулына калдырма дип Раббыбызга ялварабыз!
Ләкин кем дә кем мәчеткә килә алмый икән, алар бу гамәл-гыйбадәтне үз йортларында да башкара алалар.
Аллаһ Тәгалә һәммәбезгә дә бу мөбарәк булган кичәне гамәл-гыйбадәттә үткәреп, Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхетенә
ирешергә насыйп итсен!
Изге догаларыбыз кабул булсын!