Шәһри Казан / Шахри Казан (@shahrikazan) — Telegram-канал | Telegram Dialogs
Все каналы
Шәһри Казан / Шахри Казан

Шәһри Казан / Шахри Казан

@shahrikazan

9.4K подписчиков новости и сми

Язмышлар. Фаҗигале хәлләр. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Файдалы киңәшләр. Матурлык. Дин һәм нәсыйхәт. Бөтен татар безне укый! Реклама: +7 927 415-55-90 Регистрация: № 4980544665

Последние публикации

Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 18:36 · 👁 127
Сөйгәнемә бала җанлы булуы комачау итте. Үзенең ике баласын оныта алмады ул... ...Без икебез дә аерылган идек. Ирем, миңа өйләнгәч тә, яшьтән сөйгән яры белән очрашкан. Ике ел яшәдек, шуның, мөгаен, яртысын ул аның янында үткәргәндер. Балага узганчы ук бу турыда белсәм, бәлки кияүгә чыгуга аерылган булыр идем дә бит. Балабыз туып тагын бер елга якын яшәдек әле, тик… Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/sygnem-bala-anly-buluy-komachau-itte-zene-ike-balasyn-onyta-almady-ul
Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 16:36 · 👁 176
Мин аның белән күптән түгел генә таныштым. Сүз арасында ире турында язып булмасмы икән дип мөрәҗәгать итте. Шунда ук сорарга теләсәм дә, түздем: «Бергәме соң алар?» Бер очрашуыбызда ул үзе сөйләп китте… — Без Ринат белән озак очрашып өйләнештек. Өч балабыз туды. Гади тормыш белән яшәдек: фатир аласы, балаларны укытасы… Мин — җирдә, ул — хыялларда иде. Ринат гел сәхнә, җыр турында уйлады. Әмма бу юлга яшьтән кермәсәң, соңыннан бик авыр. Моның өчен теләк кенә түгел, акча да кирәк. Мин аны аңладым, ләкин ярдәм итә алмадым. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/iazmys/talak-talak-talak-taslap-kitkan-iren-onyta-almagan-xatyn-iazmysy
Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 14:36 · 👁 175
Кычыткан белән 4төрле рецепт👍👍👍 Кычытканның бары яфрагын гына кулланалар. Чөнки витаминнар һәм минераль матдәләр шунда тупланган. Яфракларны үләннең очыннан гына, экологик яктан чиста урында җыегыз. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kycytkannyn-faidaly-uzencaleklare
Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 13:06 · 👁 183
☘️Тигәнәкнең файдасы зур икән. Чәчәк аткан тигәнәкне футбол тубы кадәр итеп бер-берсенә ябыштырып җыеп киптерергә куясың. Бер данә тигәнәкне бер чынаяк кайнар суга салып эчәсең. Ул шулай ук яман шешкә каршы кулланыла. Шикәр авыруыннан, буыннар авыртканнан да файдалы. Тигәнәкнең чәчәге циститтан бик файдалы. Аткан вакыттарак җыярга кирәк. 5-6 штук чәчәген бер чәшкегә салып кайнар су коеп 10 минут тотарга, һәм эчәргә. 10-15 минуттан авыртуны баса. Әрекмәннең тамыры да, яфрагы да бик файдалы.
Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 12:24 · 👁 169
«Көйсез» һава торышы белән ничек килешеп яшәргә? Һава торышы сәламәтлеккә ничек тәэсир итә һәм үзеңне ничек сакларга? Тулырак карточкаларда🔜
Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 10:36 · 👁 187
Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - 20, ирләрнең 10 проценты әлеге авырудан җәфалана. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/varikoz-gyna-dim-kemg-yanyy-m-any-buldyrmas-chen-nrs-eshlrg
Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 08:36 · 👁 197
Дус кызым киңәше белән тарологка бардым. И-и шундый ошады аның сөйләве. Җитмәсә, гаиләдәге матавыкларның барысы да хәл ителәчәк, диде. Каян белгән диген. Акча ягынннан да проблемалар бар иде. Хәл ителер дип кистереп әйтте. Инде менә ярты ел. Кылның да кыймылдаганы юк. Нишләтим бу тарологны? Ә бит 4 меңгә якын акчамны чыгарып салдым. Файдасы тимәде. Хәзер телефонымны да алмый. Нишләргә? Адвокат җавабы монда👇 Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/tarologny-sudka-bira-alammy
Шәһри Казан / Шахри Казан
06.07.2026 06:36 · 👁 217
Бал белән укроп кан тамырларын чистарта👇 100 гр укроп орлыгы, 2 аш кашыгы төелгән песи үләне (валериана) тамыры, 2 литр кайнар су, 2 аш кашыгы бал. Укроп орлыгы белән төелгән песи үләне тамырын кушып, өстенә кайнар су агызабыз. Төнәтмә бераз суынгач, бал өстибез. Катнашма салынган банканы яхшылап төреп, бер көн тотабыз. Кан тамырларын чистарта торган әлеге катнашманы ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы эчәбез. Дәвалану курсы – егерме көн. Аннары ун көн тәнәфес ясыйбыз да тагын бер курсны кабатлыйбыз.
Шәһри Казан / Шахри Казан
05.07.2026 18:41 · 👁 277
Татарстанда Volkswagen йөртүчесе йөк машинасы белән бәрелешеп һәлак булган Татарстанның Апас районында кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Volkswagen җиңел автомобиле йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм FAW йөк машинасы белән бәрелешкән. Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә Volkswagen йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.
Шәһри Казан / Шахри Казан
05.07.2026 18:09 · 👁 286
Татарстанда меңләгән гаиләгә кагыла: социаль ярдәмне 23 яшькә кадәр сакларга тәкъдим иттеләр Менә яңалыкны кызыклырак форматта әзерләнгән вариант: 🧑‍🦽 Татарстанда инвалид балалары булган күп балалы гаиләләр өчен ярдәмне озайтырга тәкъдим итәләр Татарстанда инвалид балалары булган күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтергә җыеналар. Республика Хөкүмәте Дәүләт Советына өлкән инвалид балага 23 яшь тулганчы ташламаларны саклап калу турында закон проектын тәкъдим итте. Хәзерге вакытта ярдәм чаралары, кагыйдә буларак, 18 яшькә кадәр, ә бала көндезге бүлектә укыса — 23 яшькә кадәр гамәлдә. Әмма күп кенә инвалид яшьләр сәламәтлекләре аркасында көндезге бүлектә белем ала алмый һәм ата-аналары карамагында кала. Әгәр закон кабул ителсә, мондый гаиләләр 23 яшькә кадәр түбәндәге ярдәмнәрдән файдалана алачак: * 💊 3–6 яшьлек балалар өчен бушлай дарулар; * 🏠 торак-коммуналь хезмәтләргә түләүнең 30%ын каплау; * 🚌 укучының юл йөрү чыгымнары өчен ай саен 400 сум күләмендә түләү (23 яшькә кадәр). Закон проекты хәзерге вакытта алдан карау этабында. Әгәр ул хупланса, инвалид балалары булган күп балалы гаиләләр өчен социаль ярдәмне саклап калуда мөһим адым булачак.
Чат поддержки
Ответим здесь же, обычно быстро
Здравствуйте! Напишите ваш вопрос — оператор ответит в этом чате.