РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿 (@rafilya_shamsutdinovaBLOG) — Telegram-канал | Telegram Dialogs
Telegram Dialogs — логотип
Все каналы
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

@rafilya_shamsutdinovaBLOG

12.6K подписчиков блоги 💬 Комментарии открыты

#PNCM7 Канал татарского блогера Рафили Шамсутдиновой ❤️ Канал татар телендә ✅Тормыш ✅Дин ✅Сәламәтлек ✅Рецептлар РКН - https://knd.gov.ru/license?id=67867694fe9f43161500141b&registryType=bloggersPermission Сотрудничество @elvira_admin

Последние публикации

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
21.09.2026 10:33 · 👁 657
https://max.ru/rafilya_shamsutdinovaBLOG Рәфилә Шәмсетдинованың МАКС КАНАЛы, сылтама белән бүлешә аласыз 🤍🤍🤍 рәхим итегез 👋
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
21.09.2026 07:41 · 👁 712
Инстаграмда шушы бик мөһим тема буенча кайнашу бара... Монда да куеп үтим әле, фикерләрегезне аска язарсыз. Ана телебез - ул Аллаһтан бирелгән амәнәт, сакларга тапшырылган бик кадерле нәрсә дип аңларга кирәк, Аллаһ аны үзе сакларга кушкан безгә, шуңа бик игътибарлы булыйк әйткән сүзләребезгә, телгә карата фикерләребезгә❤️❤️❤️ Аллаһ ризалыгы өчен саклыйк телебезне!
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
22.07.2026 11:16 · 👁 2K
Фатима дөм сукыр булуга карамастан, үзе Коръән ятлый һәм Коръән укырга башка сукыр кешеләрне өйрәтә, сөбханАллаһ! Аларның укулары өчен без Брайль системасы буенча печатьли торган дисплей алышырга ярдәм иттек, Аллаһ риза булсын өлеше кергән һәр кешедән! Хәзерге вакытта Брайль системасы буенча печатьләгәнне чыгарту өчен аларга махсус принтер кирәк. Принтерның бәясе 1,5 млн сум, ә хәзер аңа ташлама һәм аны 700 мең сумга алып була. Шушы изге эшкә өлешебезне кертик әле, дусларым! +7 (963) 424-39-96 Фатиманың номеры Сберб❤️анк картасына беркетелгән! Фатима Камилевна дип чыгарга тиеш! Һәммәбездән Аллаһ риза булсын ❤️❤️❤️
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
07.07.2026 09:28 · 👁 2.6K
Бу тестны гомергә 1 тапкыр гына эшлисе, чөнки геннардагы проблемаларны күрсәтә, ә алар үзгәрешсез кала туганнан үлгәнгә кадәр. Эшләве бик уңайлы, сезгә нинди тест туры килгәнне беләсегез килсә, эшләтеп карарга уйласагыз, менә монда басыгыз һәм консультантка языгыз яме - https://clck.ru/3U4kuL (нинди тест сайлау, бәяләр буенча үзләре аңлата алар). Анализ әзер булгач, минем белән табиб элемтәгә чыгып анализны бик яхшылап аңлатачак, бу да анализ бәясенә кертелгән, врач эзләп йөрисе түгел, барысы да онлайн, шаккаткыч! Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
07.07.2026 09:23 · 👁 2.1K
МИН БҮГЕН ӨЙДӘ ГЕНӘ ГЕНЕТИЧЕСКИЙ АНАЛИЗ БИРДЕМ👍🤩 Дусларым, бәлки сезгә дә файдалы булыр, монда да калдырыйм әле, хәзер менә шулай өйдә генә, лабораторияләргә барып та тормыйча, генетический тест үтеп, нәселдән килә торган авыруларны, сезгә нинди витамин/минерал ген дәрәҗәсендә җитмәгәнне, нинди спорт төре сезгә туры килә, кайсы продуктларны ашамавың хәерле икәнен һәм башкалар һәм башкаларны белә торган тест ясарга була, мин инде күптән хыяллана идем аны эшләтергә, нутрициологка укыгач, бу теләгем тагын да артты.
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
07.07.2026 09:20 · 👁 1.8K
Өстенә калын кар яуган эш эшләнде быел 😂😂😂 Бу баскыч төбе 5 ел элек планлаштырылган иде, калса кала бит ул эш... Аллаһка шөкер, өй булгач, өясе дә, өясе шул, эше күп... Күчендәндә өй 60% ка да әзер түгел иде әле безнең, шуөа әкренләп һаман калган эшләр эшләнә, артыннан элек эшләнгәннәрен үзгәртәсе килә башлады инде... Ничек булган соң?! Үзебезгә ошады🫣 поддоннар озак хезмәт итсә дә 😂
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
01.07.2026 20:31 · 👁 2.3K
Тәти малаем, сөбханАллаһ... Тәмле төшләр, дусларым!
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
01.07.2026 14:18 · 👁 2.2K
Ә сез клевер җыясызмы? Ничек кулланасыз?
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
28.04.2026 09:26 · 👁 5.2K
Язиләбез больницада ятты, бүген 11 нче көн, бүген чыгаралар инде Аллаһ боерса. Авыртып түгел, гормоннар буенча тикшеренергә яттык, әле тикшерү төгәлләнмәде, МРТ кирәк булачак Аллаһ боерса, бар да яхшы булсын!
РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
20.04.2026 09:08 · 👁 4.9K
https://max.ru/rafilya_shamsutdinovaBLOG МАКСтагы каналыма рәхим итегез ☝️☝️☝️
Чат поддержки
Ответим здесь же, обычно быстро
Здравствуйте! Напишите ваш вопрос — оператор ответит в этом чате.