Мечеть АЛТАН
26.06.2026 04:20 · 👁 1.2K
🥞Җомга коймагы.
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
9️⃣7️⃣дәрес: балалар - Аллаһыдан бирелгән әманәт.
Пәйгамбәребез: *«Һәркайсыгыз — көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы. Халык өстеннән куелган җитәкче — көтүче һәм ул үз карамагындагылар өчен җавап бирә. Ир-ат — үз гаиләсенең көтүчесе һәм ул алар өчен җаваплы. Хатын-кыз — иренең йорты һәм балалары өчен көтүче һәм ул алар өчен җаваплы. Кешенең хезмәтчесе дә хуҗасының малы өчен көтүче һәм ул аның өчен җаваплы. Шуңа күрә, белегез: һәркайсыгыз көтүче һәм һәркайсыгыз үз көтүе өчен җаваплы»,* - дигән (Бохари риваяте).
✅Димәк, Кыямәт көнендә Бөек Раббы һәркемнән аның өстендәге әманәтләр өчен сорау алачак.
✅Кайбер галимнәр: «Кыямәт көнендә улдан атасы хакында соралыр алдыннан, башта атадан улы өчен сорарлар. Ата өстендә ул хакы, ул өстендә ата хакы бар», - дигәннәр.
✅Габдуллаһ ибн Гомәр: «Балаңны әдәпле ит, чөнки синнән аның өчен сорау алыныр. Аны ничек әдәпле иттең? Аңа нинди гыйлемнәр бирдең? Балаңнан да сиңа булган игелеге, итагате өчен сорау алыныр», - дип әйткән.
🤲Йә, Раббым, һәркайсыбызга өстебездә булган әманәтләребезне тиешенчә күтәрергә ярдәм ит.