Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀ (@min_hatinkiz) — Telegram-канал | Telegram Dialogs
Все каналы
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀

@min_hatinkiz

5.5K подписчиков семья и дети 💬 Комментарии открыты

Здесь есть все для вас➡️: рецепты, упражнения, полезные советы, лайфхаки и статьи. Сез хатын-кыз?! Файдалы мәгълүмат эзлисезме?Димәк бу канал сезнең өчен!🥰Рәхим итегез💓 ----------------------------------- Для связи: @rinasabir

Последние публикации

Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
09.05.2026 10:34 · 👁 604
Яраткан пәрәмәчләр 😍 Камыр: 1 стакан җылы сөт 0,5 стакан су, 2 аш кашыгы майонез 5 аш кашыгы сыек май 1 аш кашыгы чүпрә 0,5 чәй кашык тоз 1 аш кашыгы шикәр комы Сөтне кефир белән алыштырырга була. Бу юлы мин сөт белән ясадым. Эчлеге: эремчек, төелгән бәрәңге, ит, варенье салырга була. Камыр җәйдем дә эремчек салып чыктым пилмән кебек. Аннан икенче кат камырны каплап стакан белән кисәсең. Аннан майда пешерәсең. Ашларыгыз тәмле булсын! Эндже Галиахметова
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
07.05.2026 21:28 · 👁 623
💍 Хатын-кызга затлы күренү гадәтләре Әдәплелек Затлы ханым беркайчан да юк-бар өчен кабынып китми, гайбәт сатмый, ялагайланмый.  Ул үз дәрәҗәсен белә, үз-үзен кимсетергә ирек куймый. Салмаклылык Затлы ханымның үз-үзен тотышыннан ук тынычлык бөркелеп тора. Ул каударланмый, ыгы-зыгы килми, лапы-лопы килеп чапмый. Сөйләм осталыгы Авазларны дөрес әйтеп, матур интонация белән, җөмләләрне тутырып сөйләшү – шулай ук затлылык билгесе. Затлы ханымның тавышы чәрелдәп чыкмый, ул һаваны тирәннән алып, күкрәк тавышы белән сөйләшә. Ир-атка карата ихтирам Затлы ханым ир-атларның кайгыртуыннан беркайчан да баш тартмый.  Алар ир-атның дәрәҗәсен төшерми, аларга үзләренең ихтирамын күрсәтә. Пөхтәлек Затлы ханымның кигән киеме артык кыйммәт тә булмаска мөмкин, ләкин ул  пөхтәлеге белән аерылып торачак. Ул үтә күренмәле, кыска, тар киемнәр кими. Үз-үзеңне тәрбияләү Затлы ханымны таралмаган чәч, каралмаган тырнак белән беркайчан күрмәссез. Затлы ханым үз сәламәтлегенә дә игътибарлы.
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
07.05.2026 09:02 · 👁 546
15 минутта эремчек белән йомыркадан иртәнге аш Ингредиентлар: 4 түгәрәк ләвәш, 4 йомырка, бөртекле эремчек, яшеллек (шпинат, петрушка, укроп һ.б.), помидор (чили), сыр. 🍳Табага 4 ләвәшне видеодагы кебек куярга, йомырка һәм эремчек салырга, болгатып алырга, аннары яшеллек һәм угычтан сыр уарга. Табаны духовкага куярга. 😋 Иртәнге ашыгыз тәмле булсын! Илүзә Хөснетдинова
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
06.05.2026 10:05 · 👁 566
Алоэ гөле - зур ярдәмче ✅ Алоэ хәлсезлектән коткара. Моның өчен ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3–4 лимон согы кушып болгатырга да шуны көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан 1әр чәй кашыгы эчәргә кирәк. ✅ Туберкулез вакытында 100әр г атланмай, бал, какао порошогына 150 г алоэ согы кушып болгатып, шуны көненә 3 тапкыр 1әр стакан кайнар сөткә 1әр аш кашыгы салып эчәргә кирәк. ✅ Томау төшкәндә, борын тишегенә яңа сыгылган алоэ согы тамызсаң да нәтиҗәсе озак көттермәс. ✅ Тамак авыртканда, алоэ согын шулкадәр үк суга кушып, тамакны чайкыйлар, аннары 1 чәй кашыгы сокны җылы сөткә кушып эчәләр. ✅ Теш сызлаганда, аның янына алоэ яфрагын куярга кирәк. Кызлар, алоэ гөлен халык медицинасында кулланасызмы? ❤ әйе, һәрвакыт ярдәмгә килә 👍 матурлык өчен генә үстерәм 🔥 алай кулланып булганын белми идем әле
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
05.05.2026 05:32 · 👁 572
Кызлар, бармы безнең монда иртә белән зарядка ясаучылар? Языгыз әле, яки реакция калдырыгыз🙏🏻 🔥 Көн дә ясыйм, файдалы бит ❤️ Онытмаганда гына ясыйм 🤗 Бик сирәк кенә инде 👍🏻 Юк, ясамыйм 💯 Теләк бар, якын киләчәктә булыр дип өметләнәм
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
05.05.2026 05:04 · 👁 558
ИРТӘНГЕ КҮНЕГҮЛӘРНЕҢ ФАЙДАСЫ Белеп кенә бетермибез – иртәнге күнегүләр кеше организмы өчен тулаем алганда бик файдалы әйбер. Әйе, кемнәрдер иртәнге якта зарядка ясауны вакыт исраф итү дип кенә саный. Әмма мондый кеше, мөгаен, 🏃🏻‍♀️күнегүләр ясаган чакта кан тизрәк йөри башлау нәтиҗәсендә баш миенең кислородка туенуын, шуның аркасында хәтернең яхшыруын, уйлау сәләте артуын белмидер. 🤸🏻‍♀️Моннан тыш, сулыш алу органнары яхшыра: үпкә һәм бронхлардан йокы вакытында җыелган какырык чыга. 🧘🏻‍♀️Гәүдә мускулларының ныгуы турында әйтәсе дә юк. 🧎🏻‍♀️Даими рәвештә зарядка ясаган кешенең аркасы турая, ә бу сколиоз, умыртка баганасы бүсере, остеохондроз кебек авыруларны булдырмау чарасы дигән сүз.
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
04.05.2026 08:02 · 👁 627
Хатын-кызлар өчен иң яхшы эчемлекләр ☝Әзерләү катлаулы түгел. 1. Лимонлы җылы су артык авырлыкны киметергә, организмнан токсиннарны чыгарырга, иммунитетны, тире торышын һәм ашкайнатуны яхшыртырга ярдәм итә. ⠀ 2. Кура җиләге яфракларыннан чәй хатын-кызларның репродуктив системасын көйли. Ул аналыкны ныгыта, шуның аркасында күрем, бала табу һәм климакс җиңелрәк уза. ⠀ 3. Куркума белән сөт барлык гормоннарны баланслый, иммун системасын ныгыта, ашкайнатуны яхшырта, салкын тиюне дәвалый. 200 грамм кайнар сөткә ярты чәй калагы куркума кушарга кирәк, бал өстәргә дә була. ✅️ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
01.05.2026 08:33 · 👁 743
🍵Салкын тиюдән саклаучы чәй Салкын тиюдән сарымсактан да яхшырак саклаучы эчемлек бар. Бу – имбирьле чәй 🫖 ☝Аны авырганда гына түгел, вируслар күп таралган вакытта эчү дә файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, арыганлыкны киметә. Аны ничек әзерләргә? Эмаль савытка 500 мл су салып кайнатып чыгарырга. Шунда 3 см тирәсе имбирь тамыры, бер чеметем кардамон, корица, гвоздика, ярты лимон салып, сүрән утта 5 минут тотарга. Чәйне бераз суытып эчәргә. Аллергия булмаса, бер калак бал да өстәргә була. Кызлар, имбирьле чәй яратасызмы? ❤ әйе, бик тәмле бит ул 🔥 юк, яратмыйм 👍 яратмасам да эчергә туры килә
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
30.04.2026 16:03 · 👁 788
Кызлар❗❗❗ 📊 Күбрәк язмаларны МАКС каналыбызга чыгарып барабыз!!! 📲 Кушылып куегыз! 👱‍♀ Безнең каналны дусларыгыз белән бүлешегез! ✅ Файдалы канал белән бергә булыгыз! https://iimax.ru/min_hatinkiz
Мин - ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻‍♀
30.04.2026 13:04 · 👁 732
🤲 Аллаһтан ярдәм сорап әйтелә торган дога "Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү". Мәгънәсе: "И, Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде"
Чат поддержки
Ответим здесь же, обычно быстро
Здравствуйте! Напишите ваш вопрос — оператор ответит в этом чате.