И
Интертат: иң популяр татарча медиa
07.07.2026 03:43 · 👁 7
Әсән-Елга авылында узган Чишмә бәйрәмендә юмор остасы Җәвит Шакиров бер мәзәк сөйләгән. Аны артист үзенең сәхифәсенә урнаштырды.
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 16:32 · 👁 246
Җиләк чоры күпләр өчен чып-чын урак өстенә әверелә. Аяк астында яткан акча бит ул, күтәреп аласы да, чиләгеңә саласы гына.
Урта Сон авылында яшәуче, инде дүртенче ел рәттән җиләк бизнесы белән шөгыльләннүче Энҗе Исмәгыйлева белән җиләк җыю турында сөйләштек.
🤫«Көн саен 40 литр җыябыз»
ди
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 16:13 · 👁 253
БДИ нәтиҗәләре: Татарстан имтиханны 100 баллга бирүчеләр буенча лидерлар өчлегенә керде
Быел республикада 459 укучы ЕГЭны 100 баллга тапшырган.
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 14:51 · 👁 289
2027 елның беренче яртыеллыгыннан Татарстанда социаль әһәмияткә ия булган басма матбугатка почта аша язылу бәясе 70%ка кадәр артырга мөмкин.
Моның хакта тулырак Фирүзә Гыйниятова сөйләде.
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 13:53 · 👁 321
❗️Казанның Мәскәү районында Шамил Усманов урамында котыру чире буенча карантин керткәннәр.
Берничә көн элек социаль челтәрләрдә шәһәрнең Мәскәү районында йорт этенең котырудан үлеме турында хәбәр таралган иде. Шаһитлар сүзләренчә, шушы хәлдән соң ветеринария хезмәте анда яшәүчеләрне йөреп чыккан, алар белән сөйләшеп, йорт хайваннарына прививка ясаганнар.
Карантин инфекция чыгу урыныннан 500 метр радиуста гамәлдә.
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 12:59 · 👁 322
Бүген редакциябезгә кунакка баянчы Рамил Канипов килде.
Аның белән интервьюны сайтта укый алырсыз🥰
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 11:49 · 👁 327
Озак еллар бергә яшәгән парлар өчен бердәм түләү кертергә тәкъдим иттеләр
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 10:03 · 👁 367
Сәйдә Мөхәммәтҗанова төрек җырчысы Рафет әл-Роман белән дуэтта «Kalbine Surgun» (татарчага “йөрәгеңнән сөрелгән” дип тәрҗемә ителә) җырын башкарды.
Рафет әл-Роман танылган мәхәббәт балладалары башкаручысы. Казандагы концертына ул татар җырчыларын да чакырган.
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 09:03 · 👁 364
Юмор остасы Данир Сабиров белән тормыш иптәше, популяр блогер Миләүшә Сабированың бергә гомер итә башлауларына 18 ел вакыт узып киткән. Бу бәйрәм көнендә Миләүшә үзенең сәхифәсендә Данирга багышлап матур пост урнаштырган.
«Мин кияүгә 18 яшьтә чыктым. Чын-чынлап гашыйк булдым һәм башка бернәрсә турында да уйламадым. Тормышка ал күзлек аша карадым һәм үземнең бәхетле булачагыма ышандым.
Әгәр миннән бу карарны кабул иткәнгә үкенәсеңме дип сорасагыз, бер тамчы да үкенмим дип җавап бирәчәкмен. Бу еллар эчендә безнең зур гаиләбез барлыкка килде. Безнең искиткеч ике кызыбыз үсеп килә. Без хәзер ике буй җиткән бала әти-әнисе генә түгел, заманча, яшь әти-әни дә.
Әлбәттә, 18 ел эчендә төрлесе булды. Ләкин без бергәләп бер-беребезне ишетергә, юл куярга, бер-беребезгә терәк булырга һәм бер юлдан барырга өйрәндек. Чөнки гаилә ул изге әйбер. Сиңа бу мәхәббәтең һам сабырлыгың өчен рәхмәт», – дигән ул.
Интертат МАХта
И
Интертат: иң популяр татарча медиa
06.07.2026 07:46 · 👁 3.6K
Редакциябезгә килгән «Яраткан песием белән күкләрдә очрашырбызмы?» дигән сорауга Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирә. 🤩👀
Интертат МАХта