АЗМИЕВА МИЛЯУША ТГ (@Azmievam) — Telegram-канал | Telegram Dialogs
Telegram Dialogs — логотип
Каталог открыт. Публикуются проверенные записи, обновление и кабинет временно приостановлены.
Все каналы
АЗМИЕВА МИЛЯУША ТГ

АЗМИЕВА МИЛЯУША ТГ

@Azmievam

14.3K подписчиков семья и дети 💬 Комментарии открыты

• Блог на татарском • Мама терминатор 😎 • Жизнь в селе и вечный ремонт По рекламе обращаться @venre_pr @ilvina_ruslanovna @elvira_admin @Ansafovna По всем другим вопросам ко мне в лс: @azmievami #CPXLM

Последние публикации

АЗМИЕВА МИЛЯУША ТГ
29.07.2026 16:16 · 👁 2.9K
ХӘТЕРДӘН ҖУЕЛМАС БАЛАЧАК Әмма шул вакытта үги әтине төрмәгә утыртталар. Безгә, ниһаять, тынычлык килгән кебек тоелды. Ләкин язмыш безне тагын сынады. Бу мизгелне хәтеремнән беркайчан да сызып ташлый алмадым. Кемдер битемә өреп: «Проснись, любовь моя», — дигән тавышка уянырга тырышам. Күземне ачсам, карават янымда исерек егет утыра. Ул әкрен генә кулын мин яткан юрган астына шудыра башлады. Мин ул вакытта, күрәсең, беренче сыйныфны гына тәмамлаган идем, а аңа 20 яшь тирәсе. Сикереп торып утырдым. Карасам, әни өйдә юк. Тышта инде таң ата башлаган, томан. Янымда Оксана сеңлем йоклый, күрше караватта Лилия. Әни генә юк. Тулысынча язманы укырга...
АЗМИЕВА МИЛЯУША ТГ
21.07.2026 04:28 · 👁 2.5K
Если честно, это одно из наших самых любимых мест в Тюмени. 🤍🦙 Каждый раз приезжаем сюда с удовольствием, а дети готовы гулять здесь часами. Животные ухоженные, территория чистая и красивая, атмосфера очень тёплая и уютная. Столько искренних эмоций, улыбок и счастливых детских глаз — ради таких моментов и хочется возвращаться снова. ❤️ Спасибо парку альпак «Симба» за такой замечательный уголок для семейного отдыха!🧡 📍Тюмень, Экопарк «Затюменский» Реклама. ИП Каппушев Шамиль Энверович ИНН 091901421412 Erid 2VtzqxNZr2N
АЗМИЕВА МИЛЯУША ТГ
02.07.2026 08:28 · 👁 2.1K
1 өлеш. #АзмиеваБалачак (русский перевод в комментариях, на фото маленькая я и моя сестра) 2–3 яшьтән калган җуелмас хатирәләр... 😔 Озак уйланып йөрдем: бу хатирәләрне сезнең белән бүлешергәме, юкмы дип... Чөнки бу гади генә балачак турында истәлекләр түгел. Бу — минем тормышым. Минем күңелемдә мәңгегә уелып калган вакыйгалар. Күп нәрсәне хәтерләмим. Ул вакытта миңа нибары 2–3 яшь кенә булган. Әмма кайбер мизгелләр, ниндидер фотосурәт кебек, әле дә күз алдымда тора. Иң беренче истә калган күренеш... Җәй көне... Мин әтиемнең җилкәсендә утырам. Өстемдә алсу төстәге итәк. Кояш кыздыра. Без каядыр барабыз. Юлны хәтерлим... Җилнең биткә бәрелгәнен хәтерлим... Ә менә әтинең йөзе бөтенләй истә түгел... Бу турыда уйлаган саен йөрәгем әрни. Кешенең иң кадерле кешесенең йөзе хәтердә калмавы нинди авыр икән... Тагын бер җәй көне истә. Олы апам полиэтилен пакеттан миңа костюм ясап бирде. Хәзер уйлыйм да, ул вакытта безнең өчен иң гади әйбер дә зур шатлык булган икән. Әтиемнең йорты авыл читендә иде. Ә эшләгән урыны — пилорама — йорт каршысында гына. Апа мине кулымнан тотып әтием янына алып китте. Шушы костюмны күрсәтергә... Бу мизгел дә күңелемдә мәңгегә калган. Әни соңрак күп сөйли иде ул еллар турында. «Эш юк иде... Ашарга юк иде... Кем ничек булдыра, шулай яшәде. Әтиеңә хезмәт хакы урынына тимер-томыр, кәстрүлләр бирәләр иде...» Мин ул сүзләрнең мәгънәсен кечкенә чакта аңламадым. Хәзер генә аңлыйм... Нинди авыр заманнар булган. Аннан соң хәтердә кыш... Без — әни, мин һәм кечкенә сеңлем Оксана — хастаханәдә. Озын ак коридорлар... Дару исе... Ак халатлы кешеләр... Әни әйтә иде: «Сез кечкенә чакта бик еш авырый идегез...» Бер көнне әни янына кемнәрдер килде. Танышлар идеме... Туганнар идеме... Хәтерләмим. Алар нәрсәдер әйттеләр. Әнинең йөзе үзгәрде. Мин ул вакытта бернәрсә дә аңламадым. Аннан соң хәтердә бары тик бер генә өзек калган... Без мунчада идек. Әбиләр белән җылынып утыра идек. Нигәдер тышка чыктым. Һәм күз кырые белән генә күреп калдым... Күп кешеләр... Тынлык... Һәм кешеләр күтәреп алып чыккан әтине... Ул вакытта мин аңламадым. Минем өчен бу гади бер күренеш кенә булгандыр. Ләкин нәкъ шул көннән башлап минем балачак бөтенләй икенче тормышка кереп киткән икән... Бу әле башы гына булган... Дәвамы киләсе өлештә булачак...